Казанда V Төрки яшьләр фестивале башланды

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, ТР Яшьләр оешмалры советы, «Идел» яшьләр үзәге 15-21 февраль көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге базасында V Төрки яшьләр фестивален оештыра.

Фестивальнең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә уртаклашу. Быелгы фестивальдә Россиянең 17 төбәгеннән һәм чит илләрдә эшләүче 70 делегат катнашу көтелә. 

Төрки яшьләр фестивале программасында – яшьләр проектларын һәм программаларын тәкъдим итү, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, төрле мәдәни чаралар һәм экскурсияләр каралган. Быел чарага яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары чакырылган. Программаның төп темасы – социаль проектлау һәм грант бәйгеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International