«Сәләт ВикиМәктәбе» татар википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды

2018 елның 21 декабре, җомга

Казанда «Сәләт ВикиМәктәбе» 2018 елның көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясендә татар Википедиясенә мәкалә язучыларга таныклык тапшырды.

«Без бу чарада җиңүчеләрне билгеләмибез. Ә мәкалә язучы укучыларга таныклык, мәктәбебез атрибутикасы төшкән истәлекле бүләкләрне тапшырабыз», - диде «Сәләт ВикиМәктәбе» директоры Тимерхан Шәйхетдинов.

«Сәләт ВикиМәктәбе»нең уку-укыту сессиясе йомгаклау конференциясендә таныклык алган Википедия волонтерлары 8, 9 сыйныф укучылары иде.

«Сәләт ВикиМәктәбе» ике ел рәттән эшләп килә. Алар елга ике – язгы, көзге уку-укыту сессияләре оештыра. Уку кысаларында мәкалә язу, вики-конкурслар, вики-проектлар үткәрелә. Финалистларга таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Татар Википедиясе 2003 елның 15 сентябрендә ачыла. Анда барлыгы 195130 бит бар, 82204 мәкалә бар. 28 582 кеше теркәлгән, актив кулланучылар – 76 кеше. Татар Википедиясе волонтеры Фәрһад Фәтхуллинга быел ел Википедиячесе исеме бирелде.

Чарада «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» генераль директоры Алмаз Вәлиуллин, «ТР мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиесе директоры Татьяна Камалетдинова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, татарча википедиянең китапханәчесе Фәрһад Фәтхуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International