Эш һәркемгә җитәчәк: студентлар отрядлары эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча узган координацияләү советы нәтиҗәләре

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасында студентлар отрядлары эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү советы утырышы узды. Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләде.

Доклад белән ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова һәм Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге директоры, Идел буе федераль округының студентлар хезмәт отрядлары штабы җитәкчесе Василий Ислаев чыгыш ясады.

Министр урынбасары үз докладында республиканың студентлар отрядлары эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2019 елда хәрәкәтне үстерү буенча төп бурычларны билгеләде.

Василий Ислаев 2019 елга студентлар хезмәт отрядлары эшчәнлеген яктырту буенча чаралар планын тәкъдим итте.

Фикер алышу барышында мәктәп хезмәт отрядларына, студент отрядларының булачак активистларын әзерләү мәйданчыгы буларак, ярдәм итү мәсьәләсе күтәрелде.

Утырышны йомгаклап Ләйлә Фазлеева эшкә урнашу - студентлар өчен мөһим мәсьәлә булуын, гражданлык-патриотик тәрбия бирү системасының бер өлеше булган хезмәт тәрбиясе системасын җайга салырга кирәк, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International