Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза. Чарада Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мөселман илләре белән хезмәттәшлек - Россия тышкы сәясәтенең төп өстенлекләренең берсе, ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булып тора.