Татарстан Яшьләр дипломатиясе академиясе һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019»  XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумы ачылды.

Чараның спикерлары-Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков һәм «Яшьләр дипломатиясе академиясе» иҗтимагый оешмасы рәисе Диана Фазлетдинова.

Дамир Фаттахов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Россия Федерациясенең халыкара тормышның төп мәсьәләләре, дөнья икътисады эшчәнлегенең нәтиҗәле нигезләрен формалаштыру буенча традицион партнеры булып торын билгеләп үтте. Яшьләр потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, яшь кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү, яшьләр сәясәтен үстерү – Россия һәм аның төбәкләренең эчке сәясәтенең төп өстенлекләренең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International