Яшьләр лидерларына социаль ипотека программасы буенча торак биреләчәк

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсында катнаша ала. Конкурста җиңү социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда фатир алу мөмкинлеге бирә, шул ук вакытта программада катнашучылар чиратында өстенлек бар. 

Мондый хокукны Татарстанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр (35 яшькә кадәрге галимнәр) алырга мөмкин. Конкурс шартларының берсе-торак мәйданы нормативы: конкурста катнашучы гаиләсенең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International