Татарстан студентлары «Идел-Янцзы» VI Россия-Кытай яшьләр форумында катнаша

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Ун көн дәвамында Россия студентлары җирле университетлар, югары технологияле предприятиеләр эше белән танышачак, Кытай галимнәренең лекцияләрен тыңлаячак, Кытайның һәм Хунань провинциясенең тарихы һәм традицион милли мәдәнияте белән танышачак (чәй тантанасы, җирле опера, халык музыка инструменты, кәгазьдән кисү, Кытай төененең бәйләме). Форум программасы танылган Кытай компанияләрендә (Zoomlion, BROAD), КХР Мәгариф министрлыгы каршындагы тимер юл транспортында хәрәкәт иминлеге лабораториясендә, шулай ук мәдәни истәлекле урыннарда (Мао Цзэдунның кече Ватаны, Лю Шаоци музей-йортында, Ли Цзыцзян исемендәге сәнгать галереясендә, Лилин шәһәрендәге керамика үзәгендә) булу каралган. Шулай ук концертлар, түгәрәк өстәлләр, спорт ярышлары, «Россия көне» һәм «Кытай Көне»тематик форумнарында катнашу планлаштырылган. Форум үз эшен 25 июльдә тәмамлый.

Исегезгә төшерәбез, «Волга-Янцзы» Россия-Кытай форматындагы чара ел саен паритет нигездә үткәрелә. Беренче Россия-Кытай яшьләр форумы 2014 елда Самара өлкәсендә «іВолга»Идел буе федераль округы Яшьләр форумы кысаларында узды. Анда Кытай Халык Республикасының 150 яшь вәкиле һәм россия югары уку йортларының 150 вәкиле катнашты. 2015 һәм 2017 елларда Форум Кытайда (Чэнду шәһәре һәм Аньхой провинциясе), ә 2016 һәм 2018 елларда – Самара өлкәсендә «іВолга» Идел буе федераль округы Яшьләр форумы мәйданчыгында узды.

Россия-Кытай яшьләр форумы Идел буе федераль округы һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары провинцияләре арасында хезмәттәшлек кысаларында оештырылды. Төп бурыч-илләр арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яшьләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен нигез булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International