Татарстан балалары Кырымда агуланып, вакытыннан алда өйләренә кайтачаклар: лагерь аларны кире алудан баш тарткан

2019 елның 19 июле, җомга

Лагерь җитәкчелеге позициясе шуның белән аңлатыла: норовирус йогышының инкубация чоры әле тәмамланмаган, шуңа күрә хастаханәдән алынган балалар лагерьда ял итүче башка балаларның зарарлануына сәбәп булырга мөмкин. "Лагерь администрациясе инфекциянең яңа кабынуыннан курка, шуңа күрә якшәмбе көнне балаларны өйләренә алып китәбез», - дип ачыклык кертте Дамир Фаттахов. 

Балаларны Татарстанга илтү өчен чартер рейсы оештырылачак, балаларны вожатыйлар озата барачак. Ата - аналарга файдаланылмаган ял көннәре өчен түләү компенсацияләнәчәк, ә Татарстанга кайткач балаларга альтернатив ял төрләре тәкъдим ителәчәк-бу мәсьәләләр Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан эшләнә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International