Мәскәү Хөкүмәте стажерлары коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстан Республикасына килделәр. Яшьләр эшләре министрлыгы базасында Мәскәү Хөкүмәтенең яшь кадрлары Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте белән танышты. Очрашуда ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты. Ул республиканың яшьләр сәясәтен тәкъдир итте һәм төп проектлар турында сөйләде.