Казанда «Вперед, юнармейцы!» хәрби-спорт уеннарының сайлап алу этаплары башланды

9 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Казанда «Вперед, юнармейцы!» хәрби-спорт уеннарының сайлап алу этаплары башланды. Чарада 51 команда (500 кеше) катнаша, алар Татарстанның кадет мәктәп-интернатлары, гомуми белем бирү учреждениеләре вәкилләре. Дүртенче ел рәттән ярышларда «Юнармия» хәрәкәте активистлары да катнаша.

Исегезгә төшерәбез, уеннар 9-15 сентябрьдә үткәрелә һәм катнашучылар өчен 7 көн дәвамында армия шартлары оештырылачак.

Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар «Җиңү» хәрби-спорт уенының төбәк этабына чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования