ТР Дәүләт Советы каршындагы беренче чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы каршындагы беренче чакырылыш Яшьләр парламентын формалаштыру буенча конкурс үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова алып барды.
Яшьләр парламентына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү нәтиҗәләре турында ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләде.

Оештыру комитеты Яшьләр парламентына үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрдән сайланган 19 әгъзаны таныды. 2019 елның 13 сентябрендә яшьләр иҗтимагый палатасы советы утырышында әлеге категориядә бер үк төрле балл җыйган өч кандидатка үз программасын тәкъдим итәргә туры киләчәк. Аларның берсе Яшьләр парламенты әгъзасы булачак.
Яшьләр һәм коммерцияле булмаган оешмалардан 35 МП әгъзасы да билгеле булды.
37 муниципаль берәмлектән Яшьләр парламенты әгъзалары да сайланды. Ә Татарстанның 8 муниципаль районында оештыру комитеты карары буенча тавыш бирү үткәрелмәгән дип танылды. Бу-Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Лаеш, Яңа Чишмә, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International