Дамир Фаттахов Төрки яшьләр фестивале делегатлары белән очрашты

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Төрки яшьләр фестивале делегатлары белән очрашты. Үз чыгышында ул милләтара һәм конфессияара кыйммәтләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Без Татарстанда төрле халыклар дус һәм тату яшәве белән горурланабыз. Бүгенге очрашу ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөмкинлек бирер һәм яшьләр хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр тудырыр дип ышанам», - дип ассызыклады ул. Очрашу кысаларында Дамир Фаттахов Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Очрашу диалог форматында узды. Катнашучыларны татар телен саклау, яшь белгечләргә ярдәм итү программасы, Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырылган уңышлы кейслар һ. б. кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International