Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша. 

«Татарстан тотрыклы рәвештә үсүен дәвам итә. Икътисадта һәм социаль өлкәдә уңай тенденцияләр күзәтелә. Тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлгән масштаблы программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Бу икътисадый потенциалга, инвестицияләр җәлеп итүгә, федераль үзәкнең һәм шәхсән илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның милли проектларын һәм стратегик инициативаларын тормышка ашыруда актив катнашуга, аларның Татарстанга күрсәткән ярдәменә күрә мөмкин булды», - дип билгеләп үтте Президент.

Үзенең чыгышында ул Яшьләр эшләре министрлыгы төзү турында кабул ителгән карарның дөрес булуын ассызыклады: «Теләсә кайсы илнең һәм милләтнең киләчәге яшьләр кулында. Җәмгыятьтәге процессларның тагын да катлаулана баруы, егет-кызларның иҗтимагый тормышка аяк басканда хәвефле хәлләргә тару очракларының артуы аерым министрлык төзү турында кабул ителгән карарның дөреслегенә дәлил булып тора. Министрлыкның төп бурычы – яшьләрнең барлык категорияләре белән нәтиҗәле багланышлар урнаштыру. Бу хезмәтне башкарганда, инде сыналган эш рәвешләре белән беррәттән, яңалыкларны, заманча технологияләрне һәм юнәлешләрне дә кыюрак кулланырга кирәк».

Рөстәм Минниханов шулай ук капиталь ремонт программасы турында да сөйләде. «Быелдан республикада балалар лагерьларын капиталь төзекләндерү, үзгәртеп кору һәм яңаларын төзү буенча «ҖӘЙ – БАЛАЛАРГА» дигән комплекслы программа эшли башлады. 3 ел эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 7 млрд сумнан артык суммага 94 объектны яңарту эшләре башкарылырга тиеш», - билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International