«Яшьләр банкны алды»

2019 елның 27 сентябре, җомга

Мамадыш яшьләр үзәге проекты «Шәһәр» Бөтенроссия урбанистик хакатонында иң яхшысы булды. Киләсе елда ук элеккеге банк бинасы үзгәртеп корылачак һәм яшьләрне җәлеп итү ноктасы булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Шәһәр» Бөтенроссия урбанистик хакатоны бер атна элек старт алды. Бу вакыт эчендә илнең 17 регионыннан 30 архитектор, урбанист, 14 татарстанлы республиканың 7 объектын модернизацияләү проектлары өстендә эшләде, халык белән очрашты, аудитория соравын билгеләде, турыдан-туры җирдәге объектларны өйрәнде.  Бүген финалда алар жюрига яшьләр үзәкләре проектларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International