2020 елга президент грантларына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 8 ноябре, җомга

Агымдагы елның 14 октябреннән алып 25 ноябренә кадәр коммерцияле булмаган оешмалар 2020 елның 1 мартыннан финансланырга дәгъва итүче проектларны - Президент грантлары фондына тапшыра ала. 

Президент грантлары Фонды кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны һәм проектларны гамәлгә ашыручы граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар арасында берьюлы ике конкурс уздырачак.

Узган еллардан аермалы буларак, киләсе елда Россия Федерациясе Президенты грантлары февраль һәм июнь айларында бүленәчәк, ә 2021 елдан башлап агымдагы елның беренче грантларын бирү турындагы карарны гыйнвар аенда кабул итү планлаштырыла.

Искәртеп узабыз, быел октябрьдә Татарстанның яшьләр инициативалары 17 млн 331,5 мең сумлык Президент грантларын отты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел икенче конкурс нәтиҗәләре буенча 2,1 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма җиңүче булды.   

Нәтиҗәләр РФ Президенты грантларын алуга конкурслар үткәрү буенча координация комитеты утырышында ясалды. Илнең барлык төбәкләреннән коммерциячел булмаган оешмалар ярдәмгә дәгъва кыла - конкурска 9073 проект керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International