«Россия студенты-2019» Бөтенроссия милләтара студентлар форумына гаризалар кабул ителә башлады

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 27-30 ноябрендә Мәскәүдә «Россия студенты-2019»Бөтенроссия милләтара студентлар форумы узачак. Анда катнашырга студентлар үзидарәсенең яшьләр оешмалары, якташлар җәмгыятьләре һәм интернациональ структуралары (милләтара студентлар клублары) лидерлары, студентлар арасында этнокультура күптөрлелеген саклау һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар вәкилләре чакырыла. Катнашу өчен гаризаны АИС «Молодежь России» сайтында теркәргә мөмкин: https://myrosmol.ru/measures/view/36837

Форум программасы үз эченә милләтара багланышлар өлкәсендә катнашучыларның проект эшчәнлеге үсешенә бәйле юнәлешләр буенча, тренинглар, лекцияләр, дискуссияләр, эшлекле һәм интеллектуаль уеннар, белем бирү квестлары форматында Белем бирү блокларын ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International