Дамир аттахов һәм Айрат Хәйруллин яшьләр сәясәтен цифрлаштыру турында фикер алыштылар

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 13 ноябрьдә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында Дамир Фаттахов республиканың дәүләт идарәсен, мәгълүмати технологияләрне һәм элемтәне цифрлы үстерү министры Айрат Хәйруллин белән очрашты. Очрашу «цифрлы министрлык» проектын тормышка ашыруга багышланган иде, ул үз эченә яшьләр сәясәтенең эчке һәм тышкы контуры өчен сервислар җыелмасын ала.

Проектның эчке сервислары яшьләр сәясәте тармагында эшләүче һәм аларның эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче белгечләргә юнәлдереләчәк. Яңа платформа ярдәмендә Яшьләр эшләре министрлыгында тармактагы эшләр торышы турындагы мәгълүматны оператив рәвештә алырга һәм эшкәртергә, аларны анализларга һәм идарә карарларын формалаштырганда кулланырга планлаштыралар, мәсәлән, онлайн-режимда объектларның торышын, аларның тулылыгын һәм эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген күзәтеп торырга планлаштыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International