Яшьләр эшләре министрлыгында төрле регионнардан татар яшьләре лидерлары җыелды

2019 елның 7 декабре, шимбә

Бүген, 7 декабрьдә, Яшьләр эшләре министрлыгында XI татар яшьләре лидеры мәктәбен ачу тантанасы узды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов катнашты.

11 нче тапкыр укыту өчен яшь лидерлар-Россиянең 16 төбәгеннән (Әстерхан өлкәсе, Кырым Республикасы, Дагстан Республикасы, Иваново өлкәсе, Мәскәү, Мордовия Республикасы, Новосибирск һәм Оренбург өлкәләре, Пермь крае, Саратов, Самара, Свердловск, Түбән Новгород, Төмән, Омск һәм Пенза өлкәсе) татар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International