7 декабрьдә Телфордта «BDO Street Dance» халыкара чемпионаты узды. Анда беренче тапкыр Яр Чаллы - PROTIGERS бию командасы катнашты.
Биючеләр «under 16» категориясендә катнаштылар һәм яхшы чыгыш күрсәттеләр. Ярышлар хөкемдарлары дөнья масштабындагы чит ил хореографлары иде. Призерларны бүләкләүгә команда туган шәһәре, республика һәм ил флаглары белән чыкты.
Җитәкчеләр командасы, команда остазы Юлия Игонина һәм биючеләрнең әти-әниләре дә командага ярышларда көч биреп тордылар.
Исегезгә төшерәбез, BDO-урам биюләре буенча иң зур Британия оешмаларының берсе.