1400дән артык кеше Яшьләр министрлыгы грантлары конкурсына гариза бирде

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнварда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган грантлар конкурсының заявка бирү компаниясе тәмамланды. Республика конкурсларыннан аермалы буларак, бу юлы грант алу өчен нинди дә булса иҗтимагый оешма тәкъдим итү мәҗбүри түгел: грантлар 18-30 яшьлек физик затлар алачак.

Шулай итеп, бер ай эчендә, конкурс сайтында grantminmol-rt.ru 1455 кеше теркәлде. 542 конкурсант алдан сайлап алуны узды һәм хәзер аларны проектларга экспертиза көтә. Проектларны бәяләү өчен 9 номинациянең һәркайсында төрле профессиональ өлкәләрдән танылган экспертлар – режиссерлар, хореографлар, галимнәр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән комиссия формалаштырылган. Башта проектларга экспертиза узачак, аннары иң яхшы проектларның авторлары аларны турыдан – туры этапта тәкъдим итәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм һәр проект өчен грант күләмен билгеләячәкләр. Проектларга грант ярдәменең гомуми күләме 7 млн. сум тәшкил итә. Конкрет җиңүче алачак грант күләме төрле булырга мөмкин, максималь сумма-300 мең сум. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International