Яшьләр эшләре министрлыгы өчен торак мәсьәләсендә яшь гаиләләргә ярдәм итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Узган ел Татарстан Республикасының 9 районыннан 109 яшь гаилә торак шартларын яхшыртты (Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Саба, Казан, Яр Чаллы), шул исәптән 54 гаилә торак өчен түләүсез субсидия алды, ә 55 гаилә – процентсыз займнан файдаланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика яшьләр торак программаларын гамәлгә ашыру 20 ел эчендә Татарстанның 12 меңнән артык яшь гаиләсе торак шартларын яхшырту өчен дәүләт ярдәмен ала, аңа 4 млрд.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
2020 елда яшь гаиләләр торак шартларын яхшыртачак районнар саны 9дан 14кә кадәр артачак. Тиешле боерык Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан расланган. 2020 елда торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча республика программаларында катнашучы районнар исемлегенә Казан, Чаллы, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Тәтеш, Саба, Ютазы районнары керә.