Татарстаннан 50 проект (аларның 32се балалар һәм яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән) Россия Президенты грантларын бирү конкурсы нәтиҗәләре буенча финанс ярдәме алачак. Проектларга бүлеп биреләчәк акчаларның гомуми суммасы - 60 миллион 262 мең сум, яшьләр проектларына 33 миллион 313 мең сум акча биреләчәк. 7 миллион 359 мең сумлык 6 проект-ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык партнерлары проектлары.