Татарстанда «Җиңү-2020» хәрби-спорт уенының төбәк этабы старт алды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген, 25 февральдә, «Патриот» үзәгендә «Җиңү»хәрби-спорт уенының региональ этабы старт алды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, Татвоенкоматның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев, «Патриот» үзәге директоры Дмитрий Литвинов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

«Безнең бурыч – Ватанның нәрсә икәнен аңлый һәм аны ярата торган буын тәрбияләү», – дип билгеләп үтте Анна Захматова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International