Бүген, 12 мартта, Төбәк штабы утырышында Татарстанда «Конституция волонтерлары» проектын тормышка ашыру планы турында фикер алыштылар. Анда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, шулай ук Татарстан Республикасы волонтерлык хәрәкәте активистлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкилләре катнашты.