Яр Чаллы шәһәрендә илнең студентларның производство отрядларын үстерү стратегиясен эшләделәр

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Нур» яшьләр үзәгендә «Яшьләргә эш» республика яшьләр форумы үтте. Анда Татарстан, Мордовия, Марий-Эл, Пенза, Саратов, Белгород өлкәсе, шулай ук  Донецк һәм Луганск халык республикалары белем бирү оешмалары вәкилләре һәм  500 хәрәкәт әгъзасы катнашты.

Форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итүне үстергә, иң яхшы практикаларны һәм производство һәм махсуслаштырылган студент отрядларын хезмәткә урнаштыру формаларын  алга алуга  юнәлтелгән. 

«Россия  студент отрядлары  яшьләрне илнең җитештерү предприятиеләренә җәлеп итү мәсьәләсенә системалы рәвештә килде.  Бүгенге көндә Татарстанда производство отрядларын үстерү буенча терәк мәйданчык эше оештырылды, башка төбәкләргә уңышлы практиканы үстерү һәм тарату буенча аерым программа төзелде.  Бу мәсьәләдә КамАЗ предприятиесе алдынгы булды һәм базар таләпләренә җавап биргән, яшҗләр өчен өстәмә өстенлекләр булдырган беренче эш бирүче булды. Хәзер без бу тәҗрибәне киңәйтә һәм тарата башлыйбыз. Бүген без студентлар мәшгульлеге турында гына түгел, ә гомумән,  яшьләрнең хезмәт базары, профессионалитет темасы һәм яшүсмерләр мәшгульлеге турында  фикер йөртәбез.Төп максат,әлбәттә, яшьләр өчен икътисадның җитештерү тармакларында яңа мөмкинлекләр булдыру, аларның абруен күтәрү»,- диде яшьләр сәясәте буенча Дәүләт думасы Комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россия студентлар отрядлары идарәсе рәисе Михаил Киселёв.

Форумның төп векторы булып Татарстан Республикасы студентлар отрядларының иң динамик үсеш алучы юнәлешләренең берсе булган җитештерү отрядларын формалаштыру тора. 2023 елда Татарстан студентлар отрядларында 3956 студент хезмәт семестрын үтте, аларның 829ы –оборона-сәнәгать комплексында - ПАО «КАМАЗ», АО «ПОЗиС», АО «Ремдизель», Казан күкерт  заводы, Казан машина төзелеше  заводы, С.П .Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, һ.б.

«Республике  2024 елның 1 гыйнварына 48,7мең вакансия бар. Алар арасында иң кирәклеләре булып, кисеп ябыштыручы, слесарь, автомобиль йөртүче, инженер, монтажник һөнәрләре тора. Шул ук вакытта, ВЦИОМ тикшеренүләре буенча, югары уку йортлары бүген станок артына бастырып куярдай әзер белгечләр чыгара алмый. Теория һәм практика бер-берсеннән бик нык аерылган. Бары тик бик аз сандагы югары уку йортлары гына бизнеста яңа тәҗрибәле кешеләрне укытучылар сыйфатында җәлеп итү өчен ресурсларга ия. Үз чиратында, Татарстанның сәнәгатҗ предприятиеләре, кадрларга ихтыяҗны исәпкә алып, яшҗләрне эшкә урнаштыру өчен иң яхшы шартлар тудырырга әзер: эш графигын уку белән бергә алып бару өчен яраклаштырырга, эшче һөнәрләре буенча профильле укыту үткәрергә, хезмәт хакын арттыру һәм өстәмә бүләкләү өчен яшь белгечләрнең хезмәт хакы фондын арттырырга, яшәү һәм уңайлы көнкүреш шартларын оештырырга әзер», - диде Республика студентлар отрядлары үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры  Василий Ислаев.

Форум кысаларында катнашучылар һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы эш бирүчеләре һәм студентлар отрядлары һөнәрләр маркетында булдылар, мастер-классларда катнаштылар.

«Яшьләргә эш» форумы кысаларында «КАМАЗ» ААҖ белән «Россия Студентлар отрядлары»  яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек буенча киңәшмә узды. Очрашуда алга таба хезмәттәшлек перспективалары, җитештерү отрядларын җыю һәм хезмәт сезонына әзерләү, «КАМАЗ» ААҖ студентлар отрядларының зона штабы эше мәсьәләләре күтәрелде.

«Инде икенче ел республиканың әйдәп баручы предприятиесе  - «КамАЗ» ААҖ мәйданчыгында җыелу традициягә әверелә. Бу бүгенге көндә яшьләрне эшкә урнаштыру яшьләр сәясәтенең иң өстенлекле мәсьәләләренең берсе булуын тагын бер кат раслый. Биредә бик күп еллар дәвамында республикада яшьләрне эшкә урнаштыру операторы һәм шул ук вакытта Россия студентлар отрядларының җитештерү юнәлешен үстерү буенча терәк мәйданчык булып торган студентлар хезмәт отрядларының республика үзәген билгеләп үтәргә кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 16февралендә Мәскәүдә «ТрудКруд» Бөтенроссия карьера форумы кысаларында Россия студентлар отрядларының  «КамАЗ» ААҖ белән хезмәттәшлеге турында килешү һәм предприятие базасында студентлар отрядларының зона штабын ачу турында килешү имзаланды. 2023 елның җәендә предприятиедә 200 студент эшкә урнаштырылган. 50 студент фәнни-җитештерү юнәлешендә КамАЗ фәнни-техник базасында хезмәт куйды. Быел 2000 яшь кешене, шул исәптән башка төбәкләрдән һәм Белоруссия Республикасыннан студентлар  отрядларында катнашучыларны җәлеп итеп, мәшгульлек белән тәэмин итү планлаштырыла.

Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар Татарстанның әйдәп баручы сәнәгать предприятиесе – «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте һәм Яр Чаллы шәһәре тарихы музеенда экскурсияләрдә булдылар.

Чараны «Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе «Россия студентлар отрядлары» яшьләр бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International