Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Дөнья станциясе» музыкаль фестиваленең икенче сезоны узачак

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

30 апрель 18:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта аудиовизуаль шоу форматында «Дөнья станциясе» музыкаль фестивале узачак. Сәхнәдә бөтен Россиядән 13 артист тере тавыш белән чыгыш ясаячак.

Фестиваль идеясе нигезендә «Дөнья» орбиталь станциясе тарихы ята, анда һәр башкаручының иҗаты үрелеп бара. Сәхнәдә уникаль контент артистларның эчке дөньясын - тамашачылар үзләре ачачак яңа, өйрәнелмәгән планеталарны тәкъдим итәчәк.

2024 елда фестивальдә Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Саратовтан да артистлар чыгыш ясаячак.

Үткәрү урыны: Спартаковская урамы, 2, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ парк, 2 кат, конференцияләр залы

Көне һәм вакыты: 30 апрель, 18:00 сәгатьтә

Тамашачылар өчен керү сайтта теркәлү буенча ирекле.

Проект Президент Мәдәни инициативалар фонды һәм REACTOR Арт-резиденциясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International