«Идел» яшьләр үзәге

назад

«Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан башлап Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. Оешманың татар яшьләре өчен лидерлык мәктәбе, мәдәни-күңел ачу чаралары, бәйге һәм фестивальләр оештыру һәм үткәрүдә 16 елык тәҗрибәсе бар.
Оешманың татар яшьләре белән эшләү буенча үз системасы булдырылган. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлек яшьләрне актив рәвештә эшкә тартуны күз алдында тота. «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан башкарылган чаралар нәтиҗәсе буларак төбәкләрдә 40 лап иҗтимагый оешма төзелүен ассызыклап үтәргә кирәк.
Үзәк тарафыннан төбәкләрдәге татар оешмаларының базасын яңарту, Россия төбәкләрендә чаралар оештыру һәм уздыру барышында киңәшләр бирү эшчәнлеге өзлексез алып барыла. Оешма хезмәткәрләре чаралар оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтү максатыннан төбәкләргә дә чыгалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, татарлар яшәгән төбәкләрдә татар  фильмнарын күрсәтү, татар әдәбияты, татар ашлары кичәләре, төбәктәге танылган татар шәхесләре белән очрашулар, «Татар егете», «Татар кызы» һ.б. проектлар тормышка ашырыла.
Бүгенге көндә «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ел дәвамында оештырылган һәм үткәрелгән чаралар исемлегендә:

  • Татар яшьләре көннәре;
  • «Максат» яшьләр фестивале;
  • «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасы;
  • «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе;
  • Яшь татар лидеры мәктәбе;
  • Татар балалар лидеры мәктәбе;
  • «Дулкыннар» Республика бәйгесе;
  • «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе;
  • Төрки яшьләр фестивале.

«Идел» яшьләр үзәге массакүләм-мәгълүмат чаралары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Интернеттагы социаль челтәрләрдә дә актив эш алып барыла:
Вконтакте: http://vk.com/mc_idel
Фейсбук: https://www.facebook.com/idelcentr
Инстаграм: https://instagram.com/mc_idel
Твиттер: https://twitter.com/mc_idel
Үзәк Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Попечительләр Советына һәм «Идел» журналының редколлегиясендә керә.
«Идел» яшьләр үзәге Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы, Казахстан Республикасы «Идел» татар һәм татар-башкорт җәмәгать һәм мәдәни үзәкләр Ассоциясенең Алмата филиалы, Ульян өлкәсе «Димитровград җирле татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы, Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе белән эшлекле килешүләр дә төзегән.
2015 елда «Идел» яшьләр үзәге милли тәрбиягә өлеш керткән өчен Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды.
Хәзерге вакытта, дәүләт, аерым алганда, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы  ярдәме белән, һәм, һичшиксез,  үзе тарафыннан дөрес билгеләнгән максат һәм бурычлар, дөрес приоритетлар, үсеш перспективалары барәбәренә үзәк  уңышлы гына эшләп килә.

Галеева Наиля Фазыловна
«Идел» яшьләр үзәге
Галеева Наиля Фазыловна
Директор
Телефон:
+7 (843) 528-28-22
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International