«Вакыт алга»: яшь Рационализаторлар һәм уйлап табучылар Татарстанга киләчәк

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

28 февральдән 4 мартка кадәр Казанда Татарстан Республикасының яшь рационализаторлары һәм уйлап табучылары өчен «вакыт алга»дигән белем бирү форумы узачак. Анда Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының эшләүче яшьләре-100гә якын кеше катнашачак.

Форумда Татарстан Республикасында тармакны үстерү перспективалары турында фикер алышачаклар, әлеге юнәлешне нәтиҗәле үстерү һәм камилләштерү механизмнары билгеләнәчәк. Форумда катнашучылар үз квалификацияләрен күтәрә һәм эштә кирәкле күнекмәләр ала алачаклар.

Оештыручылар талантлы яшьләр өчен белем бирү мәйданчыгы булдыра алыр дип өметләнә, анда яшь галимнәр һәм инженерлар Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары алдында торган актуаль мәсьәләләрне хәл итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International