Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне

Хөрмәтле гражданнар! 

Эпидемиологик хәлнең катлаулануына бәйле рәвештә, гомумроссия гражданнарны кабул итү көне күчерелә.
Көннәрне күчерү турындагы Карар РФ Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Россия Президенты Идарәсе тарафыннан кабул ителде.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!


Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
1. Дәүләт яшьләр сәясәтен үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен һәм стратегиясен билгеләү һәм аларны тормышка ашыру;
2. Яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү;
3. Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда юридик һәм физик затларга дәүләт ярдәме күрсәтүне гамәлгә ашыру;
4. Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны эшләү һәм гамәлгә ашыру;
5. Яшьләрне һәрьяклап үстерү, аларның потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;
6. Яшьләрне актив социаль практикага җәлеп итү өчен шартлар тудыруга, яшьләрнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә һәм яшьләрнең позитив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру;
7. Иреклелек (волонтерлык) эшчәнлеген популярлаштыру;
8. Ял лагерьларында балалар һәм яшьләр өчен профиль сменаларын оештыру

Соңгы яңарту: 2023 елның 9 феврале, 13:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International