«Алтын каләм» — «Золотое перо» фестивале ачык

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

11 июль Казанның елга портында XXIII “Алтын каләм “ республикакүләм бәйгесенең финалы ачылды. Тантанада республиканың дәүләт советы председателе урынбасары Римма ратникова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов, «Ватаным Татарстан» газетасы редакторы Минназыйм Сафаров һәм башкалар катнашты. Быел финалга 100 каләмче чыкты . Дүрт көн дәверендә алар «Павел Миронов» теплоходында республиканың төрле шәһәрләренн туктап сәяхәт итәчәкләр. Сәяхәт вакытында аларга остазлар махсус биремнәр биреп, каләмчеләр арасында җиңүчене билгелиячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International