Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Бөгелмәнең яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашты, "Яшьләр сарае" учреждениесендәге ремонт эшләре белән танышты һәм Бөгелмәнең актив яшьләре белән әңгәмә корды.
Бөгелмә районында 17 500 яшьләр яши. 8 зур яшьләр оешмасы бар. Әлеге оешма активистлары да әлеге очрашуда катнашты, министрга сораулар бирде. Моның белән беррәттән очрашу барышында Дамир Фәттәхов яшьләргә көн кадагына сугучы сорауларны да бирде.