Республика яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары булып 2014 елның апреленнән «Сәләт» фондының башкарма директоры булып эшләгән, аңа кадәр Татарстан Студентлар лигасын җитәкләгән Тимур Сөләйманов билгеләнде. Яңа вазыйфада ул балалар һәм яшьләр оешмалары, халыкара хезмәттәшлек һәм мәдәниара багланышлар юнәлешен алып барачак, шулай ук республика күләмендә креатив индустрияне үстерү өчен җавап бирәчәк.
9 ел Студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә җитәкче вызыйфасын башкарган Ринат Садыйков, яшьләр сәясәтенең инфраструктурасы, тармак программаларын үстерү өчен җаваплы булачак.
Социаль программаларны гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлек тармагы Анна Захматовага йөкләнде. Моңа кадәр ул Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе командасында волонтерлар әзерләү эшен башкарган. Сочи шәһәрендә узган «Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале» дирекциясендә эшләгән.