Татар яшьләре көннәре: милли чаралар, яңа танышлар, зур тәҗрибә

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген, 27 июль, көнне «Россия-минем тарих» паркында XXVIII “Татар яшьләре көннәре”нең рәсми ябылу тантанасы узды. Ул Россия Федерациясенең 32 төбәгеннән һәм Франция белән Казанхстаннан килүче яшьләрне берләштерде.

Чарада Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова һәм башкалар катнашты.

Данил Мостафин үзенең чыгышында Форумның танышу, аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен уңай формат булын ассызыклады. “Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Татар яшьләре көннәрендә урнаштырылган мөнәсәбәтләр озак еллар әйдәп барсын һәм көч биреп торсын”, - диде.

Чит төбәкләрдән килгән татар яшьләренә рәхмәт сүзләрен Рөстәм Гарифуллин да җиткерде. Ул чара кысаларында оештырылган мастер-классларның делегатлар өчен файдага булачагына өмет белдерде. “Алган белемнәрегезне, кайткач, төбәкләрегездәге башка яшьтәшләрегез белән дә уртаклашыгыз”, – дип киңәш итте. Иң актив татар яшьләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Форумның яшьләр арасында милли кыйммәтләрне үстерүен, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уятуын Миләүшә Шәрәпова билгеләп үтте. “Әлеге чара 28 ел дәвамында татар яшьләренең аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып хезмәт итә. Төп нәтиҗәсе – Россия төбәкләрендә милли юнәлешле проектларның даими гамәлгә ашырылуы”.

Татар яшьләре көннәре 23-27 июль көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узды. 4 көн эчендә делегетлар Казан-Ульяновск-Самара-Болгар шәһәрләре буенча сәяхәт кылдылар.

 Әлеге чара кысаларында алар дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, масса күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар. Түгәрәк өстәлләрдә, семинар-тренингларда тәҗрибә уртаклашты, яңа белемнәр туплады, үзләренең проектларын оештырып карадылар.

Татар блогеры Ринат Галиахметов форумның милли рухта үтүен билгеләде. “Биредә мин икенче тапкыр. Узган ел спикер буларак чыгыш ясадым, быел тормыш иптәшем белән делегатлар буларак катнаштык. Биредә атмосфера башка. Барысы да ачыклар, позитив, күзләре янып тора. Программа да бик эчтәлекле”.

Омск шәһәрәннән килгән Лидия Мурзафарова чарада беренче тапкыр: “Быел мин шәһәребездә узган “Татар кызы-2018” бәйгесендә җиңүче булдым. Шулай Татар яшьләре көннәренә эләктем. Форумга килүемә бер дә үкенмим. Бу минем өчен яңа танышлар табу һәм зур тәҗрибә туплау мөмкинлеге”.

Татар яшьләре көннәрен оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International