Алсу Сәетова Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры ярдәмчесе итеп билгеләнде

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгына күчә. 

Бүгеннән ул Дамир Илдус улы Фаттаховның ярдәмчесе вазыйфаларын башкарачак. Алсу Сәетова яшьләр медиапроектларының гамәлгә ашырылуы, яшьләр сәясәтенең мәгълүмати үсеше һәм министрлыкның  матбугат хезмәте эшчәнлеге өчен җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International