Бүген Казанда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов министрлык карамагындагы учреждениеләр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләрен үзенең урынбасарлары белән таныштырды. “Алар яшьләр сәясәте өлкәсендә барлык этапларны да үттеләр. Актавист, белгеч вазыйфысыннан җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Бу безгә кыска вакыт эчендә эшчәнлекне яхшыртырга ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, 23 июль көнне ТР Министрлар Кабинеты карарына кул куелды. Дамир Фаттаховның беренче урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнде. Яңа вазыйфада ул балалар һәм яшьләр оешмалары, халыкара хезмәттәшлек һәм мәдәниара багланышлар юнәлешен алып барачак, шулай ук республика күләмендә креатив индустрияне үстерү өчен җавап бирәчәк.
Яшьләр сәясәтенең инфраструктурасы, тармак программаларын үстерү өчен ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков җаваплы.
Социаль программаларны гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлек тармагын ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова җитәкләячәк.