«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында «Татарстан Республикасының их яхшы товарлары» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле.

Татарстан Республикасы «Лето» үзәге һәм «Волга» яшьләр үзәге әлеге бәйгедә беренче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.

«Лето» үзәге бәйгедә икенче тапкыр катнаша. Узган ел алар икенче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булганнар иде. Шулай ук «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасында да уңышка ирешкәннәр. Оешма лагерьләр эшчәнлеге буенча көч сынашты. «Волга» яшьләр үзәге бәйгедә үзен балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, физкультура һәм сәламәтләндерү хезмәте күрсәтүче оешма буларак тәкъдим итте.    

Конкурс оешмаларда җитештерелгән продукциянең һәм хезмәтнең көндәшлек сәләте артуына, җитештерү эшенең камилләшүенә китерә, аларны яңа технологияләр куллана башлауга этәрә.

 

Кыскача белешмә:

Татарстан Республикасы «Лето» балалар һәм яшьүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеген 1998 елда башлап җибәрә. Эш дәверендә үзәек 4 млн арты балаларга ял шартларын әзерли. Вазыйфалары: балалар һәм яшьүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү программасын эзерләү һәм раслау; ТР урнашкан лагерьләрнең эшчәнлеген тикшерү; методик пособияләр булдыру; үзәк карамагында булган лагерьларның финанс һәм хуҗалык эшчәнлеген алып бару, кадрлар туплау һәм аларны эзерләү эшләрендэ булышу.

«Волга» яшьләр үзәгенең эшчәнлек максаты булып профильле сменалар оештыру өчен шартлар тудыру, укыту, тренировка  һәм спорт ярышлары уздыру, патриотлык хисләрен тәрбияләү, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру тора. Үзәк 2011 елдан эшли. Шул вакыт эчендә биредә 40 000 артык кеше ял итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International