VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты: «Татар булуым белән горурланам»

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнаша. Форумда, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген, халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүдә тоткан роле каралачак.

Программа нигезендә эшлекле очрашулар, пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә. Бүген исә, делегатлар Казанның 1000 еллыгы музеенда булдылар һәм татар урыннары белән таныштылар.

Саратовтан килгән Мөхәммәд Мәдьяров Татар яшьләре форумында тәүге тапкыр катнашуын әйтте. Биредә төрле илләрдә яшәүче татарлар белән танышып аралашу теләге белән килгән. “Татар яшьләренең иң мөһим максаты ул бергә җыелу һәм бердәм булу. Форумда дуслар табып яңа проектларны гамәлгә ашыру исәбем”, - ди, ул.

Альбина Шарюкова Екатеринбург шәһәреннән. “Казан һәм, гомумән, татарлар турында күбрәк беләсем килә. Форумда үзем өчен татар мәдәнияте буенча яңалык алу, аны үстерү юлларын ачыклау теләге бар. Татар телемне камилләштерү максатым. Мин татар булуым белән горурланам”, - дип сөйләде.

Берничә көн дәвамында эшләү нәтиҗәләре буенча, форумның җитәкчелек итү органы, ягъни БТЯФ Координацион Советы һәм аның рәисе сайланачак, шулай ук, алдагы елларга эш мәсьәләләрен күтәргән тәкъдимнәр картасы кабул ителәчәк.

Координацион Советка чит илләрдә, Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе төбәкләрендә эшләп килүче татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре, милләтпәрвәр яшьләр керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International