«Яшь армеец» лагерендә ял итүче: «Лагерьдә мин беренче тапкыр парашют белән сикердем»

2018 елның 3 августы, җомга

31 июль көнне  «Яшь армеец»  хәрби-патриотик лагеренең ябылу тантанасы узды. Биш сменада барлыгы 550 бала ял итте.  Лагерьдә Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки, Нурлат районнары һәм Казан, Зәй, Бөгелмә шәһәрләре кадет мәктәпләрендә укучылар, хәрби-патриотик түгәрәкләргә йөрүчеләр катнашты. Спорт ярышлары, хәрби әзерлек чаралары белән бер рәттән катнашучылар парашют белән сикерү үзенчәлекләрен дә үзләштерде.

Казан шәһәреннән Изель лагерьда икенче тапкыр: «Биредә мин беренче тапкыр парашюттан сикердем, икенче елга да килергә ниятлим», – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International