Күптән түгел Самара өлкәсендә «iВолга-2018» Идел буе федераль округы яшьләр форумы үз эшен төгәлләде.
Республикадан чарада 95 делегат катнашты. Форум нәтиҗәләре буенча, Татарстаннан 6 студент үз проектларын яклап, 950 000 сум күләмендә грант отты, ә 2 кеше Мәскәүгә бару юлламасына лаек булды.
Форумның башка мәдәни чараларында да татарстанлылар үзләрен бик актив күрсәтеп призлы урыннар да яуладылар.