3-7 август көннәрендә Биләр җирлегендә (Алексеевск районы) Media Biler forum - иҗтимагый медиа-ресурслар белән эшләү чаралары, радио һәм телевидениедә эшләү үзенчәлекләре белән танышуга юнәлдерелгән смена үтккәрелде.
Сменада 1200 делегат – яшь журналистлар, блогерлар, теоретик һәм практик белемнәрен арттырырга теләүче яшьләр җыелды.
Форумның хедлайнерлары: Россия журналисты, телевизион алып баручы Максим Шәрәфетдинов, ТР президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова һәм башка танылган журналистлар.
Делегатлар остаханә, очрашу, дискуссия мәйданчыкларында катнашты, уку-укыту модуле кысаларында иҗади биремнәр үтәп, алган белемнәрне практик эш белән ныгытты.
Арча районыннан килгән «Истеми каган» аланы сәлкеше Рүзәл Шәрипов форум турында үз хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Журналистика белән мин инде 2 ел кызыксынам. «Сәләт»нең медиа форумы турында ишеткәч, әлеге чарада катнашасым килде! Лагерьгә юлламаны «Алтын каләм» фестивалендә 2-нче урын яулап оттым. Медиа форумга барасың дигәч, башым күккә тиде! Җәйнең иң көтелгән чарасы иде бит ул! Ә бүген инде форумыбыз да ахырына якынлаша. «Сәләт» миңа яңа дуслар, якты хатирәләр, яңа белемнәр бирде, һәм иң мөһиме: журналист һөнәре белән якынрак таныштырды».
Ильвена Кәримова, «Кубрат хан» әйдаманы: «Икенче ел рәттән җәем Изге Биләр җирендә уза. Әйдаман булганыма сөенеп туя алмыйм, «Сәләт» үзенә тартып тора. Күп кенә балалар медиа юнәлеше белән кызыксыналар. Бу форум – яшь журналистларга үзләрен күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек!»