1-5 август көннәрендә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебез үзенчәлеген саклауда тоткан роле хакында сөйләштеләр.
Әлеге чарада чит илдән, Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашты. Форум программасы кысаларында эшлекле очрашулар, мәдәни чаралар узды.