Гаризалар 2018 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә. Татарстанның оешма һәм предприятиеләре фестивальдә катнашу өчен команда яки аерым катнашучыларны җибәрә ала. Алар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Оешманың визитка-презентациясе» (визитканы командалар гына әзерли) номинацияләрендә көч сынаша.
Командаларга 18-35 яшьлек эшче яшьләр җыела. Бәйге программасы төрләре алар өчен һөнәри эшчәнлек булырга тиеш түгел. Фестивальдә катнашу бушлай.
Һәр этапта да катнашучылар өчен Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы мөгаллимнәре белән мастер-класслар оештырыла. Командалар һәм аерым катнашучылар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Җиңүче команда (гран-при иясе) 250 000 сум күләмендә акчалата бүләккә һәм Татарстан Президенты күчмә кубогына ия булачак.
Фестиваль 2013 елдан бирле уздырылып килә. Аның төп максаты – эшче яшьләрнең рухи һәм интеллектуаль байлыгын һәм сәләтләрен ачу; яшьләрнең социаль адаптация дәрәҗәсен күтәрү; белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен камилләштерү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү.