Алинә Гималтдинова, блоггер: «Бу куәтле элемтә»

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның яшь әниләре бүген Дамир Фаттахов белән очрашты. ТР яшьләр эшләре министры әлеге төр очрашуларның мөһим булуын искәртте: «Яшь әниләр – ул замана белән бергә атларга теләүче кешеләр һәм сезнең теләкләрегез, әйтелгән фикерләрегез министрлык эшчәнлеге өчен бик кирәк», – дип билгеләде ул. Очрашу барышында бала һәм ата-ана мөнәсәбәтләре, яшь әниләргә җыелып аралашу өчен аерым мәйданчык булдыру һ.б. сораулар күтәрелде. «Бүгенге очрашу әниләр белән министрлык арасында элемтә булдыру мөмкинлеге», дип билгеләде чараны оештыручы, блоггер Алинә Гималтдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International