7-15 август көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын уза. Смена «Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе базасында үтә.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Быелгы беренче профильле сменада Россиянең 13 төбәгеннән 100дән арты бала ял итә.
9 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытыла. Музыка, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә. Моннан тыш татарча бердәм диктант язу, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр дә каралган.
Оештыручылар: ТР яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, ТР яшләр оешмалары советы һәм «Идел» яшьләр үзәге.