Бүген Минзәләдә хәрби-гамәли һәм техник спорт төрләре буенча VIII Республикакүләм «Отчизны верные сыны» спартакиадасы тәмамланды. Спартакиада Апас, Минзәлә, Чистай, Түбән Кама, Биектау, Нурлат, Мамадыш районнарында узган хәрби-патриотик лагерьларда ял итүче укучыларны берләштерде.
3 көн дәвамында катнашучылар спорт ярышларында көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Минзәлә районы яулады, икенче урында Мамадыш һәм өченче урынга Түбән Кама районы командалары лаек булды.