Яшьләр, министрлык эшчәнлегенә кагылышлы идея һәм проектларын тәкъдим итте. Чарада 120дән артык кеше катнашты. Очрашуга килүчеләрне алган белем дәрәҗәсе, тәҗрибәсез эшкә урнашу проблемасы борчыды, районнарда бергә җыелып аралашу, мәдәни чаралар, мастер-класслар, тренинглар уздыру өчен яшьләр үзәге кирәклеге дә әйтелде. Дамир Фаттахов һәр проектка карата үз фикерен җиткерде. Ә башка тыңлаучылар әлеге идеяләр өчен он-лайн режимда тавыш бирде.
«14.30 форматы» да киләсе очрашу Түбән Кама шәһәрендә узачак.