10-12 июль көннәрендә Бөгелмә районы яшьләре өчен “Авылдаш” дип исемләнгән слет узды. Чарада 14 яшьтән алып 30 яшькәчә булган 60 делегат катнашты. Яшьләр өчен туган якны өйрәнүгә юнәлтелгән төрле ярышлар, тренинглар уздырылды. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчләр диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнде.