11 июльдән 18 августка кадәр «Казанкомпрессормаш» ял базасында гаилә лагере үтә. Лагерь авыр тормыш хәлендә булган һәм «Доверие» үзәге социаль ярдәмендә торган гаиләләр өчен оештырыла. 7 көн дәвамында катнашучылар өчен тренинглар, ярышлар уза, мастер-класслар үткәрелә. Бу чаралар гаиләдәге конфликтларны чишү юлын эзләүгә, бала белән уртак тел табарга өйрәнүгә юнәлтелгән.