9 июль - 15 август көннәрендә Кырымда «Таврида» форумының IV сменасы узды. «Тәҗрибә сәхнәсе» дип аталган смена 450 кешене берләштерде. Алар арасында - яшь шагыйрьләр, драматурглар, актер һәм режиссерлар, әдәби тәнкыйтьчеләр, блогерлар һ.б бар иде. Форумда Татарстаннан 7 делегат катнашты. Инесса Клюкина биредә үзенең проектын яклап уңышка иреште. Ул «Инклюзив спектакль» проектын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сум грант отты.
Инесса «Э-моция» иҗади инклюзив студия» проекты җитәкчесе. Биредә 18 кеше шөгыльләнә һәм аларның 13 инвалидлыгы булган кешеләр.
Белешмә өчен: барлыгы «Таврида» да алты смена уза. Форум 31 август көнне тәмамланачак һәм үз мәйданында Россия төрле төбәкләреннән булган 3000дән артык яшьләрне берләштерәчәк.