«Талантлар ачу» җәйге яшьләр мәктәбе 400дән артык катнашучыны берләштерә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

17-25 август көннәрендә Казанда «Талантлар ачу» җәйге яшьләр мәктәбе  уза. Биредә төрле чараларда җиңү яулаган Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән 400 делегат, 100 остаз, 100 эксперт, тьюторлар һәм волонтерлар катнашуы көтелә.  Делегатлар карьера үсеше өчен кирәкле күнекмәләрне үзләштереп, бизнес-проектлар белән идарә итү үзенчәлекләрен өйрәнәчәк. Шулай ук 2018 елның декабрь аена кадәр шәхси үсеш планын булдыру да каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International